

Уникаль проектны Учалы эшкуары, "Родео" тау чаңгысы паркы җитәкчесе Оскар Аверьянов гамәлгә ашыра. Ул "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты кысаларында федераль грант отты.
Төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов сүзләренчә, агымдагы елда республикага туризмны үстерүгә бер миллиард сум чамасы федераль акча җәлеп ителгән. Дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү өчен конкурсның беренче этабы нәтиҗәләре буенча 47 проект грант ярдәме алды. Алар арасында Учалы эшкуары да бар. Бу елда ук республикада сноубордчылар өчен ел әйләнәсе эшләячәк күнегүләр базасы барлыкка киләчәк.
Фото: resbash.ru