

- Мәдәният өлкәсендәге берләштерелгән бюджет узган елда 13 миллиард сумга якын тәшкил итте, шул ук вакытта җәлеп ителгән федераль акчалар күләме өч тапкыр диярлек артты һәм 1,5 миллиард сумга җитте, - диде бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.
Башкортстан беренчеләрдән булып кече торак пунктларда мәдәният белгечләренә ярдәм күрсәтә башлады.
- Икенче ел «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы гамәлгә ашырыла. Үткән елда 30 белгеч торак яки җир кишәрлекләре сатып алу өчен 500 мең сумлык субсидия алды. Быел тагын 30 хезмәткәр бер миллион сум ала, – дип билгеләде ул.
Гастрольләр оештыру өчен узган елда беренче тапкыр берьюлы 94 берәмлек техника сатып алынган – зур автобуслардан алып җиңел автомобильләргә кадәр. Быел капиталь ремонттан һәм реконструкциядән соң тагын 18 учреждение ачыла, ике яңа учреждение сафка кертелә. Республиканың 98 мәдәният йортында һәм сигез театрында шартлар яхшыра.
Соңгы елларда өстенлекле проектлар, «Мәдәният» гомумдәүләт проекты һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров әйткән моңарчы күрелмәгән инвестицияләр ярдәмендә мәдәният учреждениеләрендә сыйфатлы үзгәрешләр булды.