

Ел башыннан төбәк аграрийлары бу илгә 3 мең 212 тонна бодай, арпа һәм тары җибәргән. Сатып алынган ашлык продукциясенең төп күләме бодайга туры килә — 2 мең 182 тонна. Бу ил, шулай ук, 1008 тонна арпа һәм 22 тонна тары сатып алган.
Президент Владимир Путин указы белән булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. Аның максаты — 2030 елга энергетик булмаган товарлар экспортының 2020 ел белән чагыштырганда 70 проценттан да ким булмаган үсешен тәэмин итү.