+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Уфа тагын да ямьләнәчәк әле

Уфа шәһәре территориясендә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча 13 чараны гамәлгә ашыру буенча, шул исәптән 11 паркта эшләр бара.

Уфа тагын да ямьләнәчәк әлеУфа тагын да ямьләнәчәк әле
Уфа тагын да ямьләнәчәк әле

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев әйтүенчә, барлык проектлар да шәһәр халкының актив катнашлыгында эшләнә. Барлык объектлар буенча быел контрактлар я төзелгән, я төзү стадиясендә.

Аксаков исемендәге бакчаны өзекләндерү “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Контрактлар быел мартта төзелгән. Эшләрне төгәлләүнең план срогы - сентябрь азагы.


- Шәһәребез халкы өчен матур һәм әһәмиятле урыннв бакчаның тарихын саклап төзекләндерәчәкбез, - дип ассызыклады Уфа мэры. - Аерым билгеләп үтәсем килә, Пушкин урамыннан керү урынының тарихи өлеше сакланачак. Яңа керү төркеме Яңа күпер урамыннан халыкны каршы алачак.



"Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа шәһәр үзәгенең туркодын проектлауга федераль конкурс отты. Бу чараны гамәлгә ашыру туристлык инфраструктурасын үстерү буенча күп позицияләрне көчәйтергә, Уфаны уңайлырак һәм кунакчылрак итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Чыгышка йомгак ясап, Ратмир Мәүлиев башкаланың иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча барлык чараларны гамәлгә ашыруга әзер булуын белдерде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас