Берьюлы ике спектакль Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының Кече сәхнәсендә күрсәтелде.
Бишбүләк районының «Кулиска» үрнәкле театры Уфа тамашачыларына Ярослав Стельмахның әдәби әсәрләре мотивлары буенча «Хәтер» спектаклен алып килде. Белорет шәһәре Мәдәният сараеның «Диалог» халык театр-студиясе Галина Неволинаның «Хатлар өчен шул ук адрес» спектаклен күрсәтте.
"Театраль Идел буе" фестивале Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында 2019 елдан Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы белән уза.
Фото: culture.bashkortostan.ru