+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Мәчетле районында спорт мәйданчыгы ачылды

Мәчетле районында "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында яңа заманча күпфункцияле урам спорты мәйданчыгы ачылды.

Мәчетле районында спорт мәйданчыгы ачылдыМәчетле районында спорт мәйданчыгы ачылды
Мәчетле районында спорт мәйданчыгы ачылды

Ул Олы Устьикин авылының православие гыйбадәтханәсе территориясендә "Казаклар хәрәкәтен тергезәбез. Александр Невский исемендәге казак хәрби-патриотик клубы" проекты ярдәмендә барлыкка килде. Бәйрәмгә әлеге башлангычка ярдәм иткән һәм кече ватанының чәчәк атуын кайгырткан кешеләр җыелды.

Мәйданчык Президент грантлары фонды ярдәмендә төзелгән. Проектны тормышка ашыру өчен Мәчетле районы 420 мең сум субсидия алган. Моннан тыш, гыйбадәтханә төзекләндерү өчен 500 мең сумнан артык акча бүлгән, 200 мең сумны район хакимияте биргән. Шулай ук иганәчелек ярдәмен эшкуарлар да күрсәткән. Бу акчаларга район үзәгендә заманча спорт мәйданчыгы җиһазландырылды.

Фото: srk.nationalpriority. ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас