Шул ук вакытта спортны популярлаштыруга һәм аңа җәлеп итү мөмкинлеген тәэмин итүгә зур басым ясала. Биредә “Мәгариф” гомумдәүләт проектының "Һәр баланың уңышы" төбәк проекты ярдәмгә килә.
Аны гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елдан Кырмыскалы районында мәктәпләрдә 5 спорт залы төзекләндерелде. Быел Үтәгән авылы мәктәбенә чират җитте.
Ремонт вакытында төзүчеләр стеналарны һәм түшәмнәрне тәртипкә китергән, яңа ишекләр һәм тәрәзәләр куйган, идән өслеген яңарткан. Барлык эшләрне килешүдә билгеләнгән срокларда башкарганнар. Эшкә бюджеттан 700 мең сумнан артык акча бүленгән. Подряд оешмасы буларак, эшләрне шәхси эшкуар предприятиесе башкарган.
Фото: srk.nationalpriority. ru