+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Иглиндә Географ көне билгеләп үтелде

Иглин районында "Демография" гомумдәүләт проекты уңышлы гамәлгә ашырыла.

Иглиндә Географ көне билгеләп үтелдеИглиндә Географ көне билгеләп үтелде
Иглиндә Географ көне билгеләп үтелде
«Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында һәм сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны популярлаштыру максатларында Иглин районы гомуми белем бирү мәктәпләре арасында туристлык слеты узды.

Ул географларның һөнәри бәйрәменә багышланган иде.

Җиңүче исеме өчен районның 13 командасы ярышты. Командалар өч этапта көч сынашты. Укучылар «Переправа», «Бабочка», «Паутинка», «Болото» дип аталган туристик сынауларны уңышлы үтте. "Педагог һәм остаз елы"на, Географлар көненә багышланган туристлар слетында Иглин авылының 2нче һәм 4нче мәктәпләре командалары җиңүче дип танылды.

Фото: Иглин районы хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас