«Экология» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Нуриман районының "Ромашка" балалар ял мәйданчыгында "Яшь балыкчылар" конкурсы уздырылды. Ул су һәм анда яшәүче җан ияләренә сакчыл мөнәсәбәткә багышланган, ә үткәрү урыны итеп Баш-Шиде авылы буасы сайланган.
Сулык янына барганда балаларга буаның килеп чыгышы турында сөйләгәннәр һәм су янында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырганнар.
Балалар сүзләренә караганда, чара аларга ошаган, алар бик күп кызыклы нәрсәләр белгән һәм файдалы күнекмәләр алган.
Фото: "Башинформ" агентлыгы