

«Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясендә күчмә Сәламәтлек үзәкләре, күчмә флюорографлар һәм маммографлар, күчмә ФАПлар, «Хатын-кызлар сәламәтлеге» модуле, Республика клиник дәваханәсенең һәм Республика кардиология үзәгенең диагностика үзәкләре катнаша.
Билгеле булуынча, тикшеренү бушлай үткәрелә. Белгечләргә алдан язылырга кирәкми – тере чират тәртибендә кабул итү оештырылган. Иң мөһиме - үзең белән паспорт һәм медицина страховкалавы полисын алырга кирәк.
Сентябрь маршрутлары — Әлшәй, Дәүләкән, Дуван, Илеш, Кыйгы, Уфа, Федоровка һәм Хәйбулла районнары.
Якыннарыгыз белән бу файдалы мәгълүматны уртаклашыгыз.
#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан