+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Иң дөрес инвестиция – балаларга"

Күмертауда «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында капиталь ремонттан соң балалар музыка мәктәбенең икенче бинасы ачылды.

"Иң дөрес инвестиция – балаларга""Иң дөрес инвестиция – балаларга"
"Иң дөрес инвестиция – балаларга"


Капиталь ремонттан соң балаларга бөтенләй башка шартларда укырга мөмкинлек булдырылды. Мәктәптә барлык сыйныфлар һәм концерт залы ремонтланган: идәннәр, стеналар тулысынча алмаштырылган, кабинетларда агач ишекләр, керү һәм запас чыгу урыннарында янгынга каршы ишекләр урнаштырылган, веранда ремонтланган, видеокүзәтү, янгын сүндерү һәм сак сигнализациясе, керү контроле һәм идарә системасы урнаштырылган.

Моннан тыш, су белән тәэмин итү һәм канализация системасы ремонтлана, шулай ук җылыту системасы радиаторлары һәм сантехника алмаштырыла. Барлык кабинетларга да яңа җиһазлар сатып алынган.

Балалар музыка мәктәбе укытучылары фикеренчә, теоретик сыйныфларга яңа компьютер җиһазлары алу уку процессының бурычларын үтәү дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә, педагогның эш шартларын яхшырта.

- Мәктәп сизелерлек үзгәрде, ул барлык заманча таләпләргә җавап бирә, белем алу өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдырылды. Балаларыбыз өчен бу - яңа казанышларга, белем алуда яңа биеклекләргә этәргеч. Иң дөрес инвестиция – балаларга салынган инвестиция, ул, һичшиксез, үз чыгымнарын каплаячак, - дип билгеләп үтте музыка мәктәбе директоры Елена Барановская.

Фото: culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас