+7 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кышкылыкка әзерлек бара

Республикада малларны кышлатуга азык хәзерләү дәвам итә.

Кышкылыкка әзерлек бара
Кышкылыкка әзерлек бара


Бүген республиканың 28 районының хуҗалыклары силос салу эшен алып бара. Барлыгы 170 мең тоннадан артык сутлы азык салынган, бу планлаштырылган күләмнең 15 процентын тәшкил итә.

Иң күп силосны Стәрлетамак районы хуҗалыклары хәзерләгән - 21 мең тонна, Дүртөйледә - 19,5 мең тонна, Ярмәкәй районында – 16,4 мең тонна.

"Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында бу төр азыкны төбәктә 1 миллион тоннадан артык хәзерләргә планлаштыралар.

Бу хакта Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: