+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Агыйделдә «Беренчеләр хәрәкәте» уңышлы эшли

Балаларның һәм яшьләрнең Бөтенрусия «Беренчеләр хәрәкәте»нә бөтен ил буйлап меңләгән актив, талантлы һәм максатчан яшьләр керә.

Агыйделдә «Беренчеләр хәрәкәте» уңышлы эшлиАгыйделдә «Беренчеләр хәрәкәте» уңышлы эшли
Агыйделдә «Беренчеләр хәрәкәте» уңышлы эшли
Агыйдел шәһәрендә “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Патриотик тәрбия” төбәк проекты ярдәмендә Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин ярдәме белән булдырылган хәрәкәт уңышлы эшләп килә.

Агыйдел шәһәрендә хәрәкәтнең координаторы - яшь белгеч Резеда Муллагалиева. Координатор вазыйфасына бу оешмада катнашучыларның идеяләрен гамәлгә ашыруда ярдәм, хәрәкәтнең барлык 12 юнәлеше буенча конкурсларга һәм проектларга заявкалар рәсмиләштерү керә.

Алар арасында фән һәм технологияләр, мәдәният һәм сәнгать, спорт, волонтерлык, ватанпәрвәрлек һәм хәтта халыкара мөнәсәбәтләр юнәлешләре бар.

Фото: srk.nationalpriority. ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас