"Балалар мондый үзәкләр белән нык кызыксына, өстәмә дәресләргә сыйныфлар тулы составта диярлек килә. Белем бирү сыйфаты "Үсеш ноктасы" булган мәктәпләрдә сизелерлек яхшыра. Фәннәр белән кызыксыну үсә, төрле олимпиадаларда призлы урыннар алучылар да артты”, - диде Туймазы районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Чернова.
Туймазы районында «Үсеш ноктасы» дигән санлы һәм гуманитар профильле 10 үзәк, шулкадәр үк табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле үзәк эшли.
Фото: srk.nationalpriority. ru