Уен - һәр баланың төп шөгыле. Барлык буш вакытларын балалар уйный, бәйгеләрдә катнаша һәм күп кенә уңай хис-кичерешләр алырга ярата. Чара барышында балалар күңелле һәм дустанә атмосферага чумды. Алар үзләренең җәйне ничек үткәрүләре турында тәэсирләре белән уртаклашты, җәй турындагы табышмакларга җаваплар тапты һәм эстафеталарда катнашты.
"Җәй - ял итү, каникул, күңел ачу, отпусклар өчен менә дигән вакыт, әмма ул тиз уза, һәм менә аның белән хушлашырга вакыт җитте. Берничә көннән көз башланачак, ләкин моңсуланмыйбыз, чөнки җәй яңадан безнең янга киләчәк, ә без аны бергәләп көтәчәкбез», - дип шәрехләде Калмашбаш авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлсем Хаҗипова.
Фото: srk.nationalpriority. ru