Өстәмә субсидияләр 11 төбәккә, шул исәптән Башкортстанга да, биреләчәк. Аерым алганда, республикага Келәш су алу җайланмасы территориясендә яңа скважиналар төзү, Иглин авылының Көньяк өлешен сыйфатлы эчәр сулар белән тәэмин итү өчен суүткәргеч челтәрләр һәм корылмалар төзүгә өстәмә 31,9 млн сум федераль акча бүленәчәк.
Шулай итеп, 6 меңнән артык авыл кешесе тиешле нормативларга туры килә торган сыйфатлы су белән тәэмин ителәчәк. Иглин авылында су белән тәэмин итү объекты республикада «Чиста су» федераль программасы буенча файдалануга кертелгән 10нчы корылма булачак.
Фото: srk.nationalpriority. ru