Яңа аппаратлар "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Беренчел звеноны модернизацияләү" төбәк программасы ярдәмендә алынды.
- ФАПларның яңа җиһазлары пациентка вакытында кардиограмма ясарга, аны район дәваханәсенең участок терапевтына җибәрергә мөмкинлек бирә, ул диагноз куя һәм дәвалауны билгели. Мондый заманча техника йөрәк авыруларын иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә, ә йөрәк-кан тамырлары авырулары медицина персоналының җитди күзәтүендә, - дип сөйләде баш табиб Илшат Яппаров.
Фото: srk.nationalpriority. ru