+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

«Мәктәп туризмы» программасы нәтиҗәле эшли

Яңа уку елы башына 5-9нчы сыйныфлардан 19 меңнән артык укучы «Мәктәп туризмы» программасында катнашкан.

«Мәктәп туризмы» программасы нәтиҗәле эшли«Мәктәп туризмы» программасы нәтиҗәле эшли
«Мәктәп туризмы» программасы нәтиҗәле эшли

Бу программа 2022 елдан башлап «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Төбәк туроператорлары тарафыннан эшләнгән 46 уникаль туристик маршрут әзерләнгән. Һәр экскурсия осталык дәресләре үткәрүне үз эченә ала.

- Безнең укучыларыбыз экскурсияләр вакытында туган як турында теоретик белемнәр генә түгел, практик күнекмәләр дә ала. Пима басу, милли ризыклар әзерләү, милли костюмнарда фотосессияләр, ат җигеп йөрү буенча осталык дәресләре уңай бәяләр ала, - диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Фото: "Башкортстан Хөкүмәте" сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас