+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Тәмамланмаган төзелешләр бетерелергә тиеш!"

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары белән киңәшмә үткәрде, анда төзелеп бетмәгән төзелеш күләмнәрен киметү буенча муниципаль дәрәҗәдә кабул ителгән чаралар турында фикер алыштылар.

"Тәмамланмаган төзелешләр бетерелергә тиеш!""Тәмамланмаган төзелешләр бетерелергә тиеш!"
"Тәмамланмаган төзелешләр бетерелергә тиеш!"
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан территориясендә тәмамланмаган төзелеш күләмен киметү өстенлекле бурыч булып тора.

- Соңгы ике елда без бу эшне шактый тәртипкә китердек һәм системалаштырдык. Кирәкле норматив хокукый базаны расладык. Нәтиҗәдә, муниципаль дәрәҗәдә төзелеп бетмәгән объектлар саны 79,3 процентка, ярты ел эчендә 117 объект кимеде, – дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта тармак ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләр балансында 1,4 мең объект бар. Төбәк дәрәҗәсендәге объектларның иң күбе республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгы балансында исәпкә алынган, шул исәптән Капиталь төзелеш идарәсе объектлары да.

Хөкүмәт Премьер-министры мондый объектлар санын киметү кирәклеген ассызыклады. Шулай ук ул башлыкларның "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында актив эшләүләрен сорады.

Фото: "Башкортстан Хөкүмәте"


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас