“Кече һәм урта эшкуарлык башлангычына ярдәм” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 13 сентябрьдә Уфа шәһәрендә «Маркетинг мохите» халыкара форумы узачак.
- "Маркетинг мохите" - эшкуарларны, маркетологларны, белгечләрне берләштерүче уникаль мәйданчык. Нәкъ менә монда уңышлы үсеп килүче оешмаларның тәҗрибәсен үзләштерергә, партнерлар һәм клиентлар табарга, бөтенләй яңа маркетинг коралларын кертү буенча чек-листлар алырга мөмкин, - дип билгеләде төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 137 йорт (шәһәр Мәдәният сарае). Башлана 10:00 сәгатьтә.
Түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин (катнашу бушлай).
Шулай ук телеграмм-бот аша теркәлү мөмкинлеге дә каралган.
Өстәмә мәгълүматны Башкортстанның “Минем бизнес” үзәге консультантларыннан “кайнар” линия телефоны буенча белергә була: 7 (347) 224-99-99.