+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Салават шәһәре тагын да күркәмләнде

Әлеге парк шәһәр халкының яраткан ял итү урынына әверелде.

Салават шәһәре тагын да күркәмләндеСалават шәһәре тагын да күркәмләнде
Салават шәһәре тагын да күркәмләнде

Салават шәһәрендәге Салават Юлаев бульвары аллеясен "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты буенча төзекләндерделәр.

Территориядә өслекне яңарттылар һәм яңа архитектура элементларын өстәделәр. Биредә күләгәле лапаслар, яңа эскәмияләр һәм ял итү урыннары барлыкка килде. Шулай ук аллеядә спорт тренажерлары төзекләндерелде һәм, төрле яшьтәге балаларның физик мөмкинлекләрен исәпкә алып, резина өслекле уен мәйданчыгы җиһазландырылды.

"Проект ял итү урынын модернизацияләүне генә түгел, өстәмә парковка урыннары булдыруны да үз эченә ала, яктырту элементларын яңартуны, территорияне куаклар һәм чәчәк түтәлләре белән өстәмә яшелләндерүне дә күздә тота", - диделәр шәһәр хакимиятендә.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас