+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа бистәдә яңа мәктәп булачак!

Төзелеш эшләренең яртысыннан күбрәге тәмамланган инде.

Яңа бистәдә яңа мәктәп булачак!Яңа бистәдә яңа мәктәп булачак!
Яңа бистәдә яңа мәктәп булачак!

Уфаның Затон-Көнчыгыш бистәсендә 1225 урынлык яңа мәктәп төзелә, дип хәбәр итте шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев.

23нче кварталдагы мәктәп республика Мәгариф министрлыгы белән "Просвещение" компаниясе арасында концессион килешү буенча төзелә. Объектның гомум мәйданы 18 мең квадрат метрдан артып китә. Хәзерге вакытта фасад, инженерлык челтәрләре, эчке эшләр алып барыла. Объектның гомум әзерлеге - 67 процент. Оешмага темпларны тизләтү бурычы куелды, дип аңлатты Ратмир Мәүлиев.

Биредә яңа фехтование үзәге урнашачак. Комплексның гомум мәйданы 6,5 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Нигезен төзү инде төгәлләнгән, стеналарның монолит каркасы һәм беренче каттагы колонналар корыла.

Бистәдәге йортлар - «Торак һәм шәһәр мохите», ә мәктәп «Мәгариф» гомумдәүләт проектлары буенча төзелә.

Фото: bash.news

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас