+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Дәваханә заманча җиһазлар белән баетылды

Бу мөһим эш “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча башкарылды.

Дәваханә заманча җиһазлар белән баетылдыДәваханә заманча җиһазлар белән баетылды
Дәваханә заманча җиһазлар белән баетылды
Мишкә үзәк район дәваханәсендә заманча видеоэндоскопик стойка барлыкка килде, дип хәбәр итәләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында. Җиһазлар “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Беренчел звеноны модернизацияләү” төбәк программасы ярдәмендә алынган.

"Мондый тикшерү төре соңгы тикшерү видеролигын алдагысы белән чагыштырып, динамикада патология үсешен күзәтергә мөмкинлек бирә. Бу диагностик җиһазны куллану тикшеренүчеләр өчен хәвефсез, чөнки гастроскоп җайлырак һәм пациентларда тискәре нәтиҗәләр барлыкка килүгә китерми, һәм төгәлрәк диагноз куярга мөмкинлек бирә", — дип билгели баш табиб Валерий Гәрәев.

Әлеге программа буенча медицина аппаратлары гына түгел, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары да төзелә. Билгеле булуынча, яңа гына, 12нче ФАП Хәйбулла районында ачылган һәм Авыргазы районында алтынчы яңа ФАП ачылу алдында тора.

Фото:Минрздрав РБ


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас