+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Дуслык әйлән-бәйләне” берләштерде

Кырмыскалы районының Николаевка авылында үткән фестивальгә бихисап иҗат коллективлары җыелды.

“Дуслык әйлән-бәйләне” берләштерде“Дуслык әйлән-бәйләне” берләштерде
“Дуслык әйлән-бәйләне” берләштерде
Бәйрәмдә “Кече Ватан мәдәнияте” федераль проектына йомгак ясадылар. Чара Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проектының бурычларына туры килә.

Бюджетның төрле дәрәҗәләреннән район мәдәниятенә ярдәм итүгә 10 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Проект кысаларында сатып алынган пассажир автобусы бик вакытлы булган, чөнки биредә соңгы вакытта күчмә эш режимына өстенлек бирәләр. Моннан тыш, сәнгать эшчәнлегендә катнашучы инвалидларны йөртергә дә автомобиль бик уңайлы булачак.

Бәйрәм сәхнәсендә фестивальнең мактаулы кунагы, Дәүләт думасы депутаты Эльвира Аеткулова районның сигез клубына сәхнә костюмнары һәм музыкаль аппаратура сатып алуга сертификатлар тапшырды.

– Яңа “Лада-Веста” автомобиле ачкычларын Кырмыскалы районы Мәдәният сараена тапшырдым, димәк, алар хәзер башка төбәкләргә дә төрле конкурсларга бара алачак. “Кече Ватан мәдәнияте” федераль партия проекты конкурсы йомгаклары буенча Кырмыскалы районы транспорт, җиһазлар, костюмнар сатып алу һәм концерт эшчәнлеге өчен кирәкле барлык нәрсәләргә 8,5 миллион сум алды.

 Кырмыскалылыларны яңа уку елы һәм яңа концерт сезоны башлану белән котлыйм! Яңартылган мәдәният йортларында уен-көлке, дәртле җыр-моңнар яңгырасын! – диде депутат.

– Авылларда яшәүчеләр үзләренең иҗади потенциалын һәм сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләргә ия булырга тиеш. Бу авыр вакытта мәдәният өлкәсенә игътибар иткәнегез өчен зур рәхмәт. Мәдәнияткә мондый җитди ярдәм, һичшиксез, үз җимешләрен бирәчәк һәм без бергәләп яңа иҗади башлангычларга һәм тагын да әһәмиятлерәк казанышларга шаһит булырбыз дип ышанасы килә! – диде Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас