"Яңа киңлектә халыкка уңайлы ял итү һәм вакыт уздыру өчен барлык шартлар да тудырылачак. Булачак паркның мәйданы 8 мең квадрат метрдан артык тәшкил итәчәк. Балалар уен зоналарына аерым игътибар биреләчәк. Бакчада куркынычсыз һәм кызыклы аттракционнар һәм резина өслекле заманча балалар уен мәйданчыгы урнаштырылачак", - дип сөйләде Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Айрат Гыймалтдинов.
Фото: srk.nationalpriority. ru