+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Террорчылык - киләчәккә янау" кисәтү дәресе үтте

Яңавыл районы Кисәк-Каен авылының күпфункцияле клубында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында китапханә белән берлектә "Террорчылык - киләчәккә янау" дигән кисәтү дәресе оештырылды.

"Террорчылык - киләчәккә янау" кисәтү дәресе үтте"Террорчылык - киләчәккә янау" кисәтү дәресе үтте
"Террорчылык - киләчәккә янау" кисәтү дәресе үтте
Экстремистлык һәм террорчылык җәмгыять, шулай ук шәхес үсеше өчен киртә булып тора, шуңа күрә аның чагылышларына карата даими профилактика һәм кисәтү кирәк. Чара барышында китапханәчеләр дөнья вакыйгалары мисалында террорчылыкның нәрсә булуы, аның нәтиҗәләре нинди булуы, теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре, мондый хәлдәге гамәлләрнең логик чылбыры турында сөйләделәр. Теракт вакытында үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләре турында фикер алышуга аерым игътибар бирелде, балалар белән бергә мөмкин булган барлык ситуацияләр һәм алардан чыгу ысуллары каралды. Шулай ук "Школа-Беслан", "Город Ангелов. Беслан" видеороликлары күрсәтелде.

Фото: srk.nationalpriority. ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас