Русиядә фәнни белгечлекләр буенча навигатор эш башлады. Ул Фән һәм технологияләр унъеллыгы наука.рф сайтында “Фән һәм университетлар” гомумдәүләт проекты буенча эшли башлады.
Навигатор киләчәктә тормышны фән белән бәйләр өчен тагын да күбрәк абитуриентларга һәм барлык кызыксынучыларга фәнни белгечлекләр турында белергә ярдәм итәчәк.
Фәнни белгечлекләр буенча навигаторда бөтен ил буенча 500гә якын югары уку йортының бакалавриат, белгечлек, магистратура һәм аспирантура әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләре турында мәгълүмат табарга мөмкин. Булачак студентлар кызыксындырган юнәлешне, төбәкне, белгечлекне сайлый һәм сайланган юнәлешне кайсы югары уку йортларында үзләштерергә мөмкинлеген белә ала.
Сайтта барлык фәнни белгечлекләр уңайлылык өчен 8 белем өлкәсенә бүленә: “Математика һәм табигый фәннәр”, “Инженерлык эше, технологияләр һәм техник фәннәр”, “Сәламәтлек саклау һәм медицина фәннәре”, “Авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы фәннәре”, “Мәгариф һәм педагогика фәннәре”, “Гуманитар фәннәр”, “Җәмгыять турында фәннәр” һәм “Сәнгать һәм мәдәният”. Теге яки бу блокка күчеп, Русиянең теләсә кайсы төбәгендә уку өчен кызыклы юнәлеш сайларга мөмкин.
— Фән — күпкырлы һәм мавыктыргыч дөнья, анда талантлы яшьләр үзләрен таба һәм уңышлы үсә ала. Фән һәм технологияләр унъеллыгында яшь галимнәр яңа эшләнмәләр булдыра һәм квант физикасыннан алып биотехнологияләргә һәм ген инженериясенә кадәр төрле өлкәләрдә ачышлар ясыйлар. Аларның күбесе фәнне популярлаштыру белән шөгыльләнә һәм яшь галимнәр конгрессы кебек зур чараларда катнаша. Навигатор төрле өлкәләрдән белгечлекләр турында иң актуаль мәгълүматны, шулай ук Русиянең иң яхшы университетлары исемлеген җыйды, шулай итеп, тагын да күбрәк абитуриентлар фәндә уңышлы һәм мавыктыргыч карьера төзүнең заманча юнәлешләре һәм мөмкинлекләре турында белә ала, - дип билгеләп үтте “Гомумдәүләт өстенлекләре” җәмгыяте генеральный директоры София Малявина.