+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Абхазлар Уфалыларга кайнар сәлам җиткерде

Уфада Самсон Чанб исемендәге Абхазия дәүләт драма театры гастрольләре үтте.

Абхазлар Уфалыларга кайнар сәлам җиткердеАбхазлар Уфалыларга кайнар сәлам җиткерде
Абхазлар Уфалыларга кайнар сәлам җиткерде


Чыгышлар Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан белән Абхазиянең мәдәни хезмәттәшлеге кысаларында узды.
Гастрольләрне ачуда Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Абхазия театры илнең беренче тугандаш театры булып Уфада гастрольләр сезонын башлый дип билгеләп үтте.
Җавап чыгышында театрның генеральный директоры Алхас Чолокуа бөтен Башкортстан халкына "Абхазия халкыннан дусларча кайнар сәлам" тапшырды һәм Абхазиядән гасырлар буе тарихы булган театрның Уфа тамашачысы алдында чыгыш ясавына шат булуын ассызыклады.

Фото: culture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас