+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфа урамнары матурлана

Республикада "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарыла.

Уфа урамнары матурланаУфа урамнары матурлана
Уфа урамнары матурлана


Уфа шәһәр хакимиятенең юллар һәм ясалма корылмалар төзү, ремонтлау идарәсе Пушкин урамын ремонтлау проектын эшләү өчен подрядчыны сайлый.
Әлеге мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Контрактның башлангыч бәясе шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелгән 2,9 миллион сум тәшкил итә.
Ремонтлана торган участокларның озынлыгы 600 метр тәшкил итә. Проектка тышкы яктыртуны модернизацияләү, тротуар плиткасын салу, тротуарлардан су агызуны җайлаштыру һәм, кирәк булганда, велосипедчылар өчен полосаны исәпкә алып, юл хәрәкәтен оештыру керә.
План буенча, башта ремонт Пушкин урамының бер ягында ягында, ә аннары Новомостовая урамының бер ягында башкарылачак.

Фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас