Бу "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Ачылу чарасында Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек начальнигы Альбина Танцыкужина, Нуриман районы башлыгы Вилдан Ситдыйков, Нуриман районы үзәк дәваханәсенең баш табибы Салават Гайсин, медицина хезмәткәрләре, Байгилде һәм якын-тирә авыллар халкы катнашты.
ФАП бинасы барлык кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган. Бина заманча стандартлар һәм таләпләргә туры китереп җиһазландырылган. Кабинетларда кирәкле аппаратура урнаштырылган, шул исәптән беренче медицина ярдәме күрсәтү, халыкны иммунлаштыру һәм анализлар алу өчен, шулай ук медицина персоналының сыйфатлы эшен тәэмин итү өчен кирәкле яңа медицина җиһазлары һәм компьютер техникасы бар.
- Безнең районда яңа медпункт ачылу - авыл халкы һәм медицина хезмәткәрләре өчен мөһим вакыйга. Хәзер 695 кеше, шул исәптән 110 бала, яшәү урынына мөмкин кадәр якынрак булган кирәкле медицина ярдәме алалачак, - дип билгеләп үтте үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гайсин.