+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Туймазы мәктәбендә технопарк ачылды

«Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Туймазы шәһәренең 1нче мәктәп-интернатында республикада өченче «Кванториум» балалар мәктәп технопаркы ачылды.

Туймазы мәктәбендә технопарк ачылдыТуймазы мәктәбендә технопарк ачылды
Туймазы мәктәбендә технопарк ачылды
Технопаркта 10-18 яшьлек балалар табигый-фәнни, технологик юнәлешләр, шулай ук робототехника һәм хайтек белән шөгыльләнәчәк. "Кванториум"да физика, химия, биология, технология укытылачак, шулай ук практикага юнәлтелгән факультатив һәм электив курслар, табигый-фәнни һәм техник юнәлештәге өстәмә белем бирү түгәрәкләре үткәреләчәк.

Технопаркның үзенчәлеге шунда, балалар инженерлык эшчәнлегенә генә түгел, проект эшчәнлегенә дә өйрәнәчәк, тәҗрибәле остазлар белән бергә уйлап табу һәм реаль җитештерү мәсьәләләрен хәл итәчәк, шулай ук аралашучанлык, креативлык, тәнкыйди фикерләү һәм командада эшләү осталыгын үстерәчәк.

Мәктәп директорының фән буенча урынбасары Зөлфия Әминева сөйләвенчә, технопаркны урнаштыру өчен берничә мәктәп кабинеты әзерләнгән, анда каникуллар вакытында ремонт ясалган һәм заманча җиһазлар китерелгән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас