+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Филармониягә - фестивальгә!

7 октябрьдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе 85нче иҗат сезонын ачуга багышланган Башкортстан филармонияләре фестиваленең Гала-концертына чакыра.

Филармониягә - фестивальгә!
Филармониягә - фестивальгә!


Бу еллар эчендә Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә күпсанлы концертлар, иҗади очрашулар, фестивальләр, конкурслар уздырыла, яңа коллективлар барлыкка килә. Иҗади күктә эстрада һәм академик сәнгатьнең якты йолдызлары балкып тора, бу сәхнәдән яшь талантлар зур иҗади юлга «юллама» ала.

Чын бәйрәм чарасы булып филармонияләр фестиваленең гала-концерты торачак, анда башкаручылар арасында чын бриллиантлар җыелачак һәм филармониянең популяр артистлары һәм иҗади коллективлары һәм фестивальдә катнашучыларның иң чагу чыгышлары тәкъдим ителәчәк.

Чара "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

Фото: culture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: