+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мәгариф яңа югарылыкка чыга!

Моңа, беренче чиратта, гомумдәүләт проектлары чараларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешелә.

Мәгариф яңа югарылыкка чыга!
Мәгариф яңа югарылыкка чыга!
2023-24 уку елының беренче ае ахырына да якынлаша. Быел республикада 500 меңнән күбрәк укучы парта артларына утырды, шуларның 54 меңе – яңа гына мәктәп ишекләрен ачып керде. Билгеле, респуб­ликаның мәгариф системасы эшчәнлеге нәтиҗәлелеге тәү чиратта үз эшенең остасы булган укытучыларга, сәләтле укучыларга һәм балаларына һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган ата-аналарга бәйле. Шулай ук заманча мәктәпләр, технологияләр, яңача укыту системасы да монда мөһим урынны били.

Соңгы елларда республикада бу җәһәттән бик күп мәктәпләр, спорт үзәкләре төзелде. Яңа уку елы алдыннан гына Башкортстанда 2 полилингваль мәктәп ишекләрен ачты. Боларның күпчелеге ил Президенты Владимир Путин башлангыч биргән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Башкортстанда әлеге гомумдәүләт проекты ярдәмендә 2024 елга түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә шөгыльләнүче 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар өлеше 80 процентка кадәр үсәчәген атап үтү дә урынлы булыр.

Уфаның Затон-Көнчыгыш бистәсендә 1225 урынлык яңа мәктәп төзелә, дип хәбәр итте күптән түгел шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев.
23нче кварталдагы мәктәп республиканың Мәгариф министрлыгы белән “Просвещение” компаниясе арасында төзелгән концессия килешүе нигезендә күтәрелә. Объектның гомум мәйданы 18 мең квадрат метрдан артып китә. Хәзерге вакытта фасад, инженерлык челтәрләре төзелә, эчке эшләр алып барыла. Объектның әзерлеге – 67 процент. Оешмага төзелеш темпларын тизләтү бурычы куелды, диде
Ратмир Мәүлиев.

Биредә яңа фехтование үзәге урнашачак. Комплексның гомум мәйданы 6,5 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Нигезен төзү инде төгәлләнгән, стеналарның монолит каркасы һәм беренче каттагы колонналар корыла.
Бистәдәге йортлар – “Торак һәм шәһәр мохите”, ә мәктәп “Мәгариф” гомумдәүләт проектлары кысаларында төзелә.
Яңа уку елы башына булган мәгълүматлар буенча, 5-9нчы сыйныфлардан 19 меңнән артык укучы “Мәктәп туризмы” программасында катнашкан. Бу программа 2022 елдан башлап “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Төбәк туроператорлары тарафыннан эшләнгән 46 уникаль туристик маршрут әзерләнгән. Һәр экскурсия осталык дәресләре үткәрүне үз эченә ала.
– Безнең укучыларыбыз экскурсияләр вакытында туган як турында теоретик белемнәр генә түгел, практик күнекмәләр дә ала. Пима басу, милли ризыклар әзерләү, милли костюмнарда фотосессияләр, ат җигеп йөрү буенча осталык дәресләре уңай бәяләр ала, – диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Быел Башкортстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ана капиталы акчасын балаларга белем бирүгә юнәлтү турында 2,2 мең гариза кабул иткән. Бу максатта Фонд бүлеге 73,4 миллион сумга якын акча күчергән.
Әлеге башлангыч “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
“Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Патриотик тәрбия” программасын гамәлгә ашыру кысаларында 29 августта Гафури районының мәгариф учреждениеләрендә хәвефсезлек дәресләре узды. Аларны үткәрү барышында террорчылык куркынычы янаганда мәгариф оешмалары һәм сак хезмәткәрләре гамәлләренең комплекслы сценарие эшләнде.

– Балаларның иминлеген тәэмин итү – өстенлекле бурыч. Мондый күнекмәләр кирәк, алар барлык хезмәткәрләргә дөрес гамәлләр кылырга һәм командада эшләргә ярдәм итә, – диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Равил Солтанморатов.
Күнекмәләр вакытында хәбәр итү системаларының төзеклеге тикшерелде, шулай ук мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең оператив хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеге чарланды.

Туймазы районының Первомайское мәктәбе базасында табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге “Үсеш ноктасы” үзәге җиһазландырылды. Ул “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” төбәк проекты ярдәмендә ачылды.
– Балалар мондый үзәкләр белән нык кызыксына, өстәмә дәресләргә сыйныфлар тулы составта диярлек килә. Белем бирү сыйфаты “Үсеш ноктасы” булган мәктәпләрдә сизелерлек яхшыра. Фәннәр белән кызыксыну үсә, төрле олимпиадаларда призлы урыннар алучылар саны да артты, – диде Туймазы районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ольга Чернова.

Туймазы районында “Үсеш ноктасы” дигән санлы һәм гуманитар профильле 10 үзәк, шулкадәр үк табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге үзәк эшли.
Күмертауда “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында капиталь ремонттан соң балалар музыка мәктәбенең икенче бинасы ачылды.
Капиталь ремонттан соң балаларга бөтенләй башка шартларда укырга мөмкинлек булдырылды. Мәктәптә барлык сыйныфлар һәм концерт залы ремонтланган: идәннәр, диварлар тулысынча яңартылган, кабинетларда яңа ишекләр, керү һәм запас чыгу урыннарында янгынга каршы ишекләр урнаштырылган, веранда ремонтланган, видеокүзәтү, янгын сүндерү һәм сак сигнализациясе, керү контроле һәм идарә системасы урнаштырылган.
Моннан тыш, су белән тәэмин итү һәм канализация системасы ремонтлана, шулай ук җылыту системасы радиаторлары һәм сантехника алмаштырыла. Барлык кабинетларга да яңа җиһазлар сатып алынган.

– Мәктәп сизелерлек үзгәрде, ул барлык заманча таләпләргә җавап бирә, белем алу өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдырылды. Балаларыбыз өчен бу – яңа казанышларга, белем алуда яңа биеклекләргә этәргеч. Иң дөрес инвестиция – балаларга салынган инвестиция, ул, һичшиксез, үзен аклаячак, – ди музыка мәктәбе директоры Елена Барановская.

Талантлы балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү – хәзерге заман мәгарифе өлкәсендәге иң мөһим юнәлешләрнең берсе.
Шул ук вакытта спортны популярлаштыруга да зур игътибар бирелә. Биредә “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” төбәк проекты ярдәмгә килә.
Аны гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елдан Кырмыскалы районында мәктәпләрдә 5 спорт залы төзекләндерелде. Быел Үтәгән авылы мәктәбенә чират җитте.
Ремонт вакытында төзүчеләр стеналарны һәм түшәмнәрне тәртипкә китергән, яңа ишекләр һәм тәрәзәләр куйган, идән өслеген яңарткан. Барлык эшләрне килешүдә билгеләнгән срокларда башкарганнар. Эшкә бюджеттан 700 мең сумнан артык акча бүленгән. Подряд оешмасы буларак, эшләрне шәхси эшкуар предприятиесе башкарган.

Калтасы районының Түбән Качмаш урта мәктәбендә комиссия капиталь ремонттан соң спорт залын кабул итте. Мәктәпне “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Мәгарифне үстерү” федераль программасы кысаларында модернизацияләгәннәр.
Төзүчеләр яңа уку елы башланганчы төзелеш эшләрен тәмамлады. Спорт залында түшәмне, идәннәрне һәм стеналарны яңарттылар, тәрәзә һәм ишек блокларын, электр чыбыкларын һәм эчке җылыту системасын алмаштырдылар.
– Спорт залы танымаслык булып үзгәрде. Ышанам, заманча уңайлы шартларда үтәчәк дәресләр безнең балаларга яңа спорт үрләрен яуларга мөмкинлек бирәчәк, – ди мәктәп директоры Алена Семанаева.

Республика “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Мәгарифне үстерү” программасында 2014 елдан бирле катнаша. Бу Башкортстанга федераль бюджеттан 319 миллион сум җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Тагын 68 миллион сум төбәк бюджетыннан бүленгән, акчаның бер өлешен муниципалитетлар да өстәгән. Нәтиҗәдә, гомуми белем бирү учреждениеләрендә 503 спорт залы ремонтланды, 38 мәктәптә аудиторияләр спорт заллары итеп үзгәртелде, 503 корылма спорт җиһазлары белән җиһазланды һәм 244 спорт клубы төзелде.
Мондый мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Гомумдәүләт проектлары, чыннан да, киләчәк буынның белемен, сәламәтлеген, мәдәниятен үстерүгә ныклы нигез булды. Балаларыбызның киләчәге дә якты булсын!

Гөлия Гәрәева.
Фотолар Интернет челтәреннән.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас в