Исегезгә төшерәбез, бу медицина учреждениесенең сигез катлы бинасын 2019 елның июлендә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында төзи башладылар. Әлегә төзелеш-монтаж эшләре 90 процентка үтәлгән. Аннары бинаның эчке бизәлешенә һәм аны җиһазландыруга керешәчәкләр.
Яңа корпуста диагностика кабинетлары, поликлиника, реанимация белән ун операция блогы, шулай ук рентгенохирургия һәм кардиохирургия бүлекләре урнаштырырга планлаштыралар. Моннан тыш, бинада даруханә-бүлү пункты, стерилизация комплексы һәм административ-хуҗалык блогы эшләячәк. Проект шулай ук әйләнә-тирәдәге территориядә санитар авиация өчен вертолётлы мәйданчык төзүне күздә тота.
- Төзелеш башланганчы Русиянең әйдәүче медицина үзәкләрендә булдык һәм безнең хирургия корпусы концепциясен формалаштырдык. Аның мөмкинлекләре иң катлаулы операцияләрне үткәрергә һәм кеше тормышын коткарырга мөмкинлек бирәчәк, - дип билгеләде Республика кардиоүзәге баш табибы Ирина Николаева.
Башкортстан Башлыгы яңа бинаны карады һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Төбәк җитәкчесе якын-тирәдәге территорияне төзекләндерергә һәм кардиоүзәкнең фасадларын бер стильдә ясарга, учреждение ишегалдында пациентларның ял итү һәм йөреп кайту зонасын булдырырга кушты.
- Йөрәк-кан тамырлары авырулары - илдәге үлемнең төп сәбәпләренең берсе. Шуңа күрә сәламәтлек саклауның бу юнәлешен үстерүгә без шактый зур ресурслар салабыз, - диде Радий Хәбиров. - Яңа бина ачылу белән Республика кардиоүзәге югары технологияле булачак. Монда шул исәптән катлаулы һәм уникаль операцияләр үткәрәчәкләр.
Фото: glavarb.ru