Бу хакта Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итәләр. Төбәккә быел ук 1 октябрьгә кадәр зур класстагы 50 автобус китерелер дип көтелә.
"Шул ук вакытта былтыр Дәүләт транспорт лизинг компаниясе Уфага программа буенча лизингка 35 автобус тапшырды. 2020 елдан компания 28 төбәккә гомумдәүләт проекты кысаларында 1,6 меңнән артык техника берәмлеге озаткан», — дип белдерәләр министрлыкта.
Яңа автобуслар Русия Транспорт министрлыгының «Җәмәгать транспортын үстерү» федераль проекты буенча «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты буенча ярдәм чаралары кысаларында төбәкләргә җибәрелә.
Фото: пресс-служба главы РБ