+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уфа йөгерешчеләре белән дә дан тота

Русия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, Уфа «Милләтләр кроссы» Бөтенрусия йөгерү көнендә иң актив катнашкан шәһәрләр рәтенә кергән.

Уфа йөгерешчеләре белән дә дан тота
Уфа йөгерешчеләре белән дә дан тота

Быел «Милләтләр кроссы» йөгерешендә Русиянең 100дән артык шәһәрендә яшәүчеләр катнашкан. Башкортстан башкаласыннан тыш, күпсанлы йөгерүчеләр Казанда, Екатеринбургта, Санкт-Петербургта, Брянскида, Сыктывкарда, Чабаксарда, Волгоградта, Ырынбурда һәм Ханты-Мансийскида стартка чыккан. Илдә «Милләтләр кроссы»нда ярты миллионнан артык кеше катнашкан.

Уфада "Милләтләр кроссы"нда 10 меңгә якын йөгерүче катнашкан, дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы. Спорт бәйрәмендә гомуми белем бирү мәктәпләре, лицейлар, гимназияләр, колледжлар, техникумнар укучылары һәм югары уку йортлары студентлары, оешма, предприятие хезмәткәрләре, ветераннар һәм йөгерүне яратучылар катнашты.

„Спорт — тормыш нормасы“ федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы мондый ярышлар Русия Президенты Владимир Путин куйган максатка ирешүдә ярдәм итә: 2030 елга спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнарның өлеше 70 проценттан ким булмаска тиеш», — дип билгеләп үтте Дмитрий Чернышенко.

„Милләтләр кроссы“ юбилей узышы спортның чыннан да ил халкы өчен тормыш нормасына әверелүен раслады. Без йөгерү нәтиҗәләренең сыйфатлы үсүен күрәбез, ә күбрәк тренерлар һәм спортчылар Бөтенрусия йөгерү көнен зур стартларга әзерлек этабы итеп карыйлар. Әмма шул ук вакытта күп кенә төбәкләрдә „Милләтләр кроссы“ Русиянең иң чагу спорт бәйрәмнәренең берсенә дистәләгән мең кешене җыючы мөһим шәһәр вакыйгасына әверелә», — дип өстәде спорт министры Олег Матыцин.

Исегезгә төшерәбез, «Милләтләр кроссы» Бөтенрусия йөгерү көне Русиядә ел саен сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм русиялеләрне даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Оештыручы — «Демография» гомумдәүләт проектының «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Русия Спорт министрлыгы.

Фото: дминистрация Уфы


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас в