+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Федоровка агач утырту буенча республика акциясенә кушылды

"Экология" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Федоровка районы агач утырту буенча республика акциясенә кушылды. Чараның максаты - районны матур, ә әйләнә-тирә мохитне экологик яктан имин итү!

Федоровка агач утырту буенча республика акциясенә кушылдыФедоровка агач утырту буенча республика акциясенә кушылды
Федоровка агач утырту буенча республика акциясенә кушылды


“Яшел Башкортстан” республика проекты кысаларында узган чараның максаты - табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, район халкының игътибарын табигать ресурсларын саклау һәм тергезү проблемаларына җәлеп итү.

Сәламләү сүзләре белән Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов чыгыш ясады. Чарада катнашучыларны Башкортанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле дә сәламләде.

Акциядә 400дән артык кеше катнашты, 1221 үсенте утыртылды. Федоровка авылында “Җиңү” паркында үсентеләр утырттылар.

Фото: contenta.info

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас