+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бизнес-тур яхшы нәтиҗә күрсәтте!

Яңавыл районына бару белән төбәк эшкуарлары һәм үзмәшгульләр өчен Башкортстанның Кече эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү фонды оештырган бизнес-тур тәмамланды.

Бизнес-тур яхшы нәтиҗә күрсәтте!Бизнес-тур яхшы нәтиҗә күрсәтте!
Бизнес-тур яхшы нәтиҗә күрсәтте!
4 ай эчендә бизнес-тур шартлы рәвештә республиканың 6 зонасында була: Көньяк, Үзәк, Урал аръягы, Көнбатыш, Төньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк-Көнбатыш. Соңгы тапкыр бизнес-тур 11 муниципалитетны берләштерде: Аскын, Балтач, Борай, Дүртөйле, Калтасы, Краснокама, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл районнары, шулай ук Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләре.

- Бизнес-тур - төбәкнең бизнес-берләшмәсе белән диалогны яңа дәрәҗәгә чыгарырга мөмкинлек биргән масштаблы проект. Эшкуарлар белән аралашканда без үзара хезмәттәшлекнең сайланган форматы бүгенге көндә иң кирәкле һәм актуаль булуын күрәбез. Шуңа күрә киләсе елга әлеге проектны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә ниятлибез, – диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Бу хакта тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/21819/

Фото: "Башкортстан Хөкүмәте" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас