-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстан бишенче урында

Сигез ай эчендә республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектлары ташламалы кредитлауның барлык программалары буенча 14 млрд сумлык финанс ярдәме алган.

Башкортстан бишенче урында
Башкортстан бишенче урында

"Льготалы кредитлау программалары Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу инструмент төбәк эшкуарларына бик кирәк, чөнки кредит акчалары түбән процент ставкалары белән бирелә», - ди бу хакта республика Хөкумәте Премьер-министры Андрей Назаров.

Дәүләт ярдәмен төп алучылар булып микропредприятиеләр (43,2%), кече (43,9%) һәм урта предприятиеләр (12,9%) тора, алар - эшкәртү тармагы, кунакханә бизнесы һәм башка бизнес өлкәләре субъектлары.

"Кредит бирүне стимуллаштыру буенча 93 килешүгә ярашлы, Башкортстанның кече һәм урта бизнес субъектлары 3 млрд сум акча алды. Бу ярдәм чарасыннан, нигездә, сәүдә, эшкәртү сәнәгате һәм төзелеш предприятиеләре файдаланган. Шулай ук агымдагы елның 8 аенда «1764» ташламалы кредитлау программасы буенча 8,5 млрд сум күләмендә кредит бирүнең гомум суммасына 417 килешү төзелгән. Тулаем алганда, рәсмиләштерелгән килешүләр саны һәм алынган ташламалы финанслау буенча безнең республика Идел буе федераль округында 5нче урында тора», - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: