

Әйтик, Чишмә эшчеләр поселогында суүткәргечне реконструкцияләү нәтиҗәсендә 20 меңнән артык кеше сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителәчәк, дип хәбәр иттеләр республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.
Төзелешне контрольдә тотуны Русия Төзелеш министрлыгы карамагындагы «Росстройконтроль» алып бара.
"Белгечләр эшләрнең проект документациясенә туры китереп һәм төзелеш технологиясен бозмыйча башкарылуын күзәтә. Хәзерге вакытта объектның төзелеш әзерлеге 66% дип бәяләнә: участокларда торба үткәргеч салу дәвам итә, шулай ук коеларны монтажлау һәм гидроизоляцияләү буенча эшләр алып барыла», — дип сөйләде «Росстройконтроль»ның генеральный директоры Владимир Щербинин.
«Чиста су» федераль проектының төп бурычы — үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан сыйфатлы эчәр суга ия булган Русия халкының өлешен арттыру. Элегрәк проект “Экология” гомумдәүләт проектына кергән, 2021 елдан ул “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектына кертелгән. Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган проектлар 2019 елда старт алды.
Фото: bash.news