+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Урып-җыю эшләре тәмамлана

Башкортстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыю тәмамлана.

Урып-җыю эшләре тәмамланаУрып-җыю эшләре тәмамлана
Урып-җыю эшләре тәмамлана


Күпчелек авыл муниципалитетларында эшләр тәмамланды. Әлегә җыелмаган мәйданнарның төп өлеше Урал аръягы хуҗалыкларына туры килә, анда урып-җыю начар һава торышы аркасында соңрак башланган иде.

28 сентябрьгә, тулаем республика буенча, бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнары уңышының 95 процентын, яки 1 миллион 620 мең гектадан җыеп алганнар. Тулаем ашлык суктыру 3,1 миллион тоннадан артып киткән.

Башкортстанда "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты яхшы гамәлгә ашырылу нәтиҗәсендә сигез муниципалитетның хуҗалыкларында 100 һәм аннан да күбрәк мең тонна ашлык җыелган. Беренче 8 районны Стәрлетамак җитәкли, анда күрсәткеч 200 мең тоннага якынлаша. Сигезенче позициядә Благовар игенчеләре, алар 101 мең тонна яңа уңыш ашлыгы суктырган.

Фото: Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас