+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бүздәк районында яңа ФАПлар ишек ачты

Бүздәк районының Сергеевка һәм Уран авылларында ике яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Бүздәк районында яңа ФАПлар ишек ачтыБүздәк районында яңа ФАПлар ишек ачты
Бүздәк районында яңа ФАПлар ишек ачты

Бу «Бердәм Русия»нең Халык программасы һәм «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итү буенча «Беренчел звеноны модернизацияләү» төбәк программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Биналарның модульле конструкциясе ФАПларны кыска вакыт эчендә төзергә, аларны кирәкле җиһазлар белән җиһазландырырга һәм территорияләрне төзекләндерергә мөмкинлек бирә.

Бу яңа йортны медицина хезмәткәрләре генә түгел, авыл халкы да көткән, алар арасында даими медицина күзәтүенә мохтаҗ балалар һәм пенсионерлар да күп.

Гомумән алганда, яңа ФАПлар дүрт торак пунктта яшәүчеләргә — меңгә якын кешегә, шул исәптән 55 инвалидка хезмәт күрсәтәчәк.

Медицина учреждениеләре якты, җылы һәм уңайлы. Монда пациентларны кабул итү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Аерым фельдшерлык кабинеты, күзәтү, процедура бүлмәләре, пациентлар өчен көтү урыны бар.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас