+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Стәрлетамак районында яңа парк ачылды

Заманча парк авыл үзәгендәге ямьсез бушлык урынында төзелгән.  

Стәрлетамак районында яңа парк ачылдыСтәрлетамак районында яңа парк ачылды
Стәрлетамак районында яңа парк ачылды

Наумовка авылындагы "Яшьләр" паркы "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль программасында катнашу нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Яңа паркта балаларга һәм өлкәннәргә актив ял итү өчен барысы да каралган: скейт-майданчык, балалар автодромы, травматикага каршы япма һәм спорт тренажерлары булган зона.

Мәйднчык сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә яраклаштырылган.
Паркны чәчәк бакчалары һәм эскәмияләр, ясалма яктырту һәм хәвефсез койма бизәгән.

Авылдагы балалар автодромы юл хәрәкәтен имитацияләү өчен кирәк, бу балаларга юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен мисаллардан өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгелиләр Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас