+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Салым түләүчеләр арткан

"Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында, үзмәшгульләр финанс һәм финанс булмаган дәүләт ярдәм чараларыннан файдалана ала.

Салым түләүчеләр артканСалым түләүчеләр арткан
Салым түләүчеләр арткан

Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, 2023 елның 1 сентябренә Башкортстан Республикасында һөнәри керемгә салым түләүче 162,2 мең кеше теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 51,2 процентка югарырак.

Теркәлгәннәрнең гомум санының 5,8 проценты - шәхси эшкуарлар, 94,2 проценты - үзмәшгульләр.

- Закон буенча үзмәшгульләр эшкуарлар булмаса да, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән беррәттән "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында финанс һәм финанс булмаган дәүләт ярдәм чараларыннан файдалана ала, - дип аңлатма бирде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас