

Проектның беренче этабын гамәлгә ашыру кысаларында Уфа юлларында адаптив идарә белән 50 светофор урнаштырылды һәм Юл хәрәкәте белән идарә итү үзәге төзелде.
Юл хәрәкәте белән идарә итү үзәге хезмәткәрләре юлларның күп булуына бәйле рәвештә светофорларның яшел һәм кызыл сигналларының янып тору озынлыгын көйләргә мөмкин. Шулай ук система тыгыннар барлыкка килгән урыннарда «яшел дулкын»ны эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирә, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. - Интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертә башлаганнан бирле Жуков, Менделеев, Российская, Зәки Вәлиди һәм Октябрь проспекты кебек урамнарда үткәрү мөмкинлеге 14 процентка артты. Әгәр элегрәк автомобильләр уртача сәгатенә 37 километр тизлек белән хәрәкәт иткән булсалар, Интеллектуаль транспорт системалары кертелгәннән соң, уртача сәгатенә 44 километр тизлек белән хәрәкәт итә башлаган.
2023 ел ахырына кадәр Уфада тагын 51 "интеллектуаль" әйләнеш барлыкка киләчәк. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә башкалада 415тән 140 светофор объекты яңартылачак.
Проект өч этапта, 2024 елга кадәр гамәлгә ашырыла. Аны гамәлгә ашыру өчен 1 миллиард сумнан артык акча җибәреләчәк. Шуның 650 миллион сумы - федераль бюджеттан һәм 470 миллион сумы - республика бюджетыннан.