Киңәшмә барышында Башкортстанның 40 компаниясе вәкилләре Кытай базарына чыгу юллары һәм перспектив юнәлешләр, партнерлар белән эшләү үзенчәлекләре, контрактлар буенча түләүләр уздыру ысуллары һәм башкалар турында фикер алыштылар.
- Агымдагы елда бу инде мондый форматта бишенче киңәшмә. Кытай белән тышкы сәүдә әйләнеше Башкортстанның гомум товар әйләнеше күләменең дүрттән бер өлешен алып тора. Әлеге базар бик перспективалы, ит һәм балык продукциясе, кондитер эшләнмәләре, үсемлек майлары, косметикасы, көнкүреш химиясе һәм ашламалар китерүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу юнәлешләр - Кытай базарында иң ихтыяҗлысы, - дип билгеләде тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Сәламләү чыгышында Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова, Башкортстанның Кытайга экспорты машина төзелеше продукциясе, азык-төлек товарлары, химия сәнәгате һәм агач продукциясе белән тәэмин итүдән тора, дип билгеләде.
Алексей Дахновский үзенең чыгышында Башкортстан эшкуарларына Кытай базарына чыкканда продукциянең маркетингына бюджетны исәпкә алырга, шулай ук штатта кытай телен белүче хезмәткәрләр булырга һәм проектны тормышка ашыруга җитәкчелекне чит ил базарында актив җәлеп итәргә киңәш итте. "Моннан тыш, экспортерларга Кытай территориясендәге күргәзмәләрдә катнашырга, сәүдә маркасын алдан ук теркәргә, чик буе электрон сәүдә механизмнарын кулланырга кирәк, һәм продуктның андагы базар өчен уникаль характеристикалары булсын иде", - диде ул.
Фото: pravitelstvorb.ru