+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бизнес-форум 4000нән артык эшкуарны җыйды

2-6 октябрьдә Башкортстан Республикасында "Эшкуарлык атнасы" узды.

Бизнес-форум 4000нән артык эшкуарны җыйдыБизнес-форум 4000нән артык эшкуарны җыйды
Бизнес-форум 4000нән артык эшкуарны җыйды
Бизнес-форум "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы һәм төбәкнең эшлекле берләшмәләре ярдәме белән оештырылды.

Төбәкнең эшлекле тормышындагы мөһим вакыйга дәүләт ярдәме чаралары турында киң мәгълүмат бирүгә һәм республика хакимият органнары белән эшлекле даирә арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештыруга юнәлтелгән.

- Көзге "Эшкуарлык атнасы"нда үзмәшгуль һәм үз эшләрен ачарга ниятләгән 4000нән артык эшкуар катнашты. Чаралар офлайн һәм онлайн форматларда Уфада, Бөредә, Стәрлетамакта, Сибайда һәм Стәрлебашта узды. Атнаның һәр катнашучысы файдалы мәгълүмат һәм бизнес алып бару мәсьәләләре буенча компетентлы җаваплар алды, - диде эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас