

165 социаль предприятие грантлар алды, бу, 2022 елга караганда, 12,2 процентка күбрәк. "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында бу максатларга 81,8 миллион сум юнәлтеләчәк, бу да узган ел белән чагыштырганда 14,6 процентка күбрәк.
- Бүгенге көндә Башкортстанда 404 социаль предприятие теркәлгән. Агымдагы ел башыннан алар санының 50 процентка артуы да, дәүләт ярдәме чараларын алуда активлыгы да сөендерә. Социаль бизнеска дәүләт ярдәме проектын гамәлгә ашыруның 3 елында грантлар бирү конкурсында 428 кече һәм урта эшкуарлык субъекты җиңүче булды. 200,6 миллион сум социаль өлкәдәге проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән, - дип белдерде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.