+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Транспорт артериясе ремонтланды

«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа - Иглин - Красная Горка - Павловка трассасы участогы ремонтланды.

Транспорт артериясе ремонтландыТранспорт артериясе ремонтланды
Транспорт артериясе ремонтланды

Өч ай эчендә подряд оешмасы 2 километр озынлыктагы участокны норматив хәлгә китерде. Бу эшләргә 30,7 млн сум акча юлланды.

- Уфа - Иглин - Красная Горка - Павловка юлы - мөһим төбәк транспорт артериясе. Бу юнәлеш туристлар арасында популяр. Юл Башкортстандагы иң зур ясалма сулыкка – Павловка сусаклагычына алып бара, - ди Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов. - Әлеге трассаны ремонтлау юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәчәк.

Ремонт барышында подрядчылар иске япманы фрезерлауны, тигезләүче катлам җәюне һәм япма җайланмаларын эшләделәр, юл кырыен ныгыттылар һәм юл билгеләрен ясадылар.

Искәртеп узабыз, Уфа - Иглин - Красная Горка - Павловка юлы Уфа агломерациясенә керә һәм республиканың терәк челтәренең бер өлеше булып тора. Ел ахырына кадәр Башкортстанда 74 километр төбәк юл челтәрен ремонтлаганнан соң файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас