

Подрядчы оешмасы Ветошников авылы янында 1,3 км озынлыктагы участокны норматив хәлгә китерде. Юлчылар фрезерлау, тигезләүче катлам һәм асфальт япма төзү буенча эшләр башкарды.
Шулай ук монда юл читләре ныгытылды һәм горизонталь билгеләр ясалды.
Дим - Затон трассасы - Уфа районында мөһим транспорт артериясе. Ул Башкортстан башкаласының халык күпләп яшәгән ике районын тоташтыра һәм Миловка, Ветошниково һәм Мармылево аша уза. Бу юлда җәмәгать транспорты йөри, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.
Дим - Затон юлының әлеге участогын ремонтлауга 15 млн сумнан артык акча юнәлтелгән.
2023 елда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә гомум озынлыгы 37 км булган япмаларны яңарту планлаштырыла.